Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сөт ризыкларын алып кайту әти-әниләргә йөкләнгән...

"Балаларның сөт ризыкларын авыл медпунктына китереп бирәләр иде. Соңгы айларда Чепьяга үзегез барып алыгыз диләр.

Бу бөтен җирдә дә шулаймы? Әллә безнең Шода авылы бәбиләре өчен генәме?" - дип Мөхәммәт Сәләхетдинов сорау бирде.
Район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясе педиатры Динара Закирова:
- 3 яшькә кадәрге балаларга бирелә торган сөт ризыкларының бер өлеше Балтачта кала, калганнары бүленеп, Чепья һәм Яңгул больницаларына җибәрелә, - дип белдерде.

Сорауга җавап эзләп, Чепья больницасына мөрәҗәгать иттем. Анда:
- Безнең зонага караган авыллардан әти-әниләр үзара төзелгән график буенча килеп алып китеп медпунктка тапшыралар. Аннары калган әниләр авыл фельдшерыннан килеп алалар. Шода авылы Куныр авыл җирлегенә карый. Кунырдан әти-әниләр чират буенча килеп алып китәләр, Шодага дигән сөт ризыкларын да биреп җибәрәбез, - дип җавап бирделәр.
Куныр авыл җирлеге идарәсеннән исә:
- Ул сөт продуктларын алып кайту безнең вазыйфага кермәгән. Идарәнең шәхси машинасы да, 5 көн саен Чепьядан аларны ташырга дип бүлеп бирелгән бензины да юк, - дип белдерде.

Шуннан соң әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район үзәгенннән шактый ерак булган Нәнәгәр, Смәел авыл җирлекләренә шалтыратып сораштырып карадым.
Аларда да балаларның сөт ризыкларын алып кайту әти-әниләргә йөкләнгәнлеге ачыкланды. "Исемлек буенча график төзелгән, һәр әти-әни үзенең чиратында шәхси машинасы белән барып Яңгул больницасыннан продукцияне авыл медпунктына алып кайтып бирә",- диделәр.
Фото: http://sibkray.ru/news/1/22849/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250