Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ставропольдә яман шешнең өч төрен дәвалау өчен препарат уйлап тапканнар

Сүз меланома, глиобластома һәм үпкә карциномасы турында бара.

Төньяк Кавказ федераль университеты (СКФУ) галимнәре яман шешнең әлеге  төрләрен нәтиҗәле дәвалый торган уникаль матдәләр уйлап тапканнар.

2011 елдан башлап тикшеренүчеләр берничә төр препаратларны булдыра алган, аларның иң нәтиҗәлесе - "Акс-236" дип атала. Аның уникальлеге шунда ки, ул авыруны җиңәргә булышып кына калмый, күзәнәкләрнең дифференциациясен дә тудыра. Гади сүз белән әйткәндә, дәваланган күзәнәкләрне организмнан чыгарырга кирәкми.

"АКС-236" матдәсен инде тычканнарда сынап караганнар. Тәҗрибәләр  “АКС-236”-ның  яман шешкә каршы кулланыла торган цисплатинадан активлыгы буенча калышмавын күрсәтте", — диелә Ставрополь крае Хөкүмәте аппаратының Мәгълүмат сәясәте идарәсе хәбәрендә.

Акс-236" зыянсызрак, чөнки аның составында металл юк, һәм цисплатинга караганда  бераз кыйммәтрәк. "Яман шешне дәвалаганда токсиннар күрсәткече мөһим роль уйный, чөнки химиотерапия вакытында организм нык арый, ә аңа савыгу өчен күп көч кирәк", — дип ассызыклыйлар идарәдә.

Башка хайваннарда да сынау үтеп, яхшы күрсәткечләргә ирешелсә, Ставрополь галимнәре уйлап тапкан препаратлар белән ике-өч елдан кешеләрне дә дәвалый башлаячаклар, дип яза Өмет.

Автор : Каспранова Ляйсан
Чыганак: ria.ru
Фото: Алексей Сухоруков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш рак