Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Стоматолог хезмәтләренә бәяләр артачак

Бәяләр артуның бер сәбәбе-теш материаллары базарында чит ил компанияләренең булмавы.

Mash telegram каналы мәгълүматларына караганда, 2024 елга Россиядә стоматология хезмәтләренә бәяләр 30% ка артачак дип көтелә. Бу үсешнең төп сәбәпләре булып рубльнең тотрыксыз курсы, РФгә каршы санкцияләр һәм логистика белән проблемалар тора.

Чыганак бәяләр артуның бер сәбәбе-теш материаллары базарында чит ил компанияләренең булмавы дип раслый. Мәсәлән, пломбалар, композитлар һәм башка материаллар биргән 3M компаниясе Россия базарыннан киткән. Россиядә җитештерелгәннәренең исә сыйфаты начар һәм импорт продуктларга бәяләр арткан.

Моннан тыш, Россиядә аллергиядән интеккән һәм йөкле хатын-кыз пациентларга кирәк булган адреналинсыз анестезия калмаган. Хәзерге вакытта бу препаратның Испаниядә һәм Россиядә җитештерелгән вариантлары гына бар, шул ук вакытта аларның бәяләре дә шактый арткан.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев