Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сырхауханәдә карантин бнлән бәйле рәвештә чикләүләр кертелә

Терапия һәм неврология бүлекләренә 65 яшьтән югары гражданнарга планлы рәвештә стационар дәвалауга кабул ителү вакытлыча туктатыла.

30 марттан йогышлы яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCoV) кертүгә һәм таратуга каршы тору максатында һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетынын №234 карары нигезендә (30.03.2020ел) район үзәк хастаханәсенә, врачлык амбулаторияларына, стоматология бүлекләренә ашыгыч ярдәм кирәк булмаганда (диспансеризация  һәм  профилактик медицина тикшеренүе, балаларга һәм зурларга  прививкалар, рецептлар яздыру, санаторийларга юллама  алу, планлы рәвештә медицина ярдәме алу һәм планлы рәвештә хастаханәгә яту, хроник авыруларның диспансер  тикшеренүе, Республика  медицина учрежденияларына консультациялар) мөрәҗәгать итү вакытлыча чикләнелә.

Шулай ук хастаханә дәвалау бүлекләренә чит кешеләргә керү катгый тыела, авыр хәлдәге авыртучылар белән очрашу бары тик исемлек буенча пропуск белән генә рөхсәт ителә. Балтач үзәк хастаханасенең көндез ятып дәвалану бүлекләренә авырулар кабул итү вакытлыча туктатыла. Дәвалану учрежденияларына кергәндә барлык кешеләрнең дә маскадан булуы мәҗбүри.

65 яшьтән  өлкәнрәк һәм хроник авыртулары булган гражданнарның ашыгыч медицина ярдәм кирәк булмаганда өйләреннән чыкмаулары сорала.

Терапия һәм неврология бүлекләренә 65 яшьтән югары гражданнарга планлы рәвештә стационар дәвалауга кабул ителү вакытлыча туктатыла.

Газинур Дәүлиев, баш табиб

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция