Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сырья авылы халкы яӊа медпунктлы булды (+фоторепортаж)

Чепья җирлегенә кергән Сырья авылы икенче яшьлеген кичерә, монда бүген яӊа, заманча медицина пункты файдалануга тапшырылды. Бу Балтач районында ачылган 13нче модульле медицина пункты.

7 авылны берләштергән Чепья җирлеге районда үзгә урын алып тора. Заманында район үзәге булып торган Чепья авылыныӊ  халкы да күп милләтле. Монда татарлар, руслар,удмуртлар һәм марилар тату, дус яшиләр. Соӊгы елларда бу җирлектә социаль объектларны төзү, ремонтлау буенча күләмле эш алып барыла, балалар бакчасы төзелде, мәктәпләр ремонтланды һәм менә Сырья авылында шушы җирлектә   заманча өченче медицина пункты файдалануга тапшырылды. «Бу авылда 25 ел хезмәт куям, эш стажым 36 ел,  моӊарчы медпункт щитлардан салынган бинада иде. Салкын, шыксыз, авыл халкын кабул итәргә бик җайсыз булды, менә хәзер яӊасы төзелде, моӊа мин дә, авыл халкы да бик шат», – ди шушы авылныӊ фельдшеры Гөлүсә Рәхматуллина. Әйе, авыл чагыштырмача зур булмаса да, менә дигән итеп ремонтланган клублары бар, бакча-мәктәп комплексы эшли. Менә хәзер нур өстенә нур өстәп авыл уртасында яӊа бина калыкты. Ачылышка килгән авыл халкы республика җитәкчелегенә үзләренеӊ рәхмәтләрен җиткерде, бинаны карап, аныӊ уӊайлыгына сокланды.

 

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП ачылу