Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табаныңдагы шпораларны ничек бетерергә?

Күпләр: «Үкчәгә шпоралар чыгып җәфалый», - дип зарлана. Алар аркасында йөрү кыенлаша, авырта, үкчәгә бөтенләй дә басып булмый башлый.

Авыруны күз белән генә ачыклап булмый, аны бары рентген ясагач кына белергә мөмкин. Йөргәндә авырлык үкчәгә төшмәсен өчен, табан астына биек булмаган валик куегыз. Авыртуны киметер өчен, шпора астына көмеш фольга куеп йөрергә була.

Табиблар авыруның башлангыч чорында махсус олтыраклы (стелькалы) аяк киеме кияргә куша. Авыру көчәеп китсә, аякларга ял, тынычлык таләп ителә. Көндез салкын, кичен исә кайнар компресслар кую файдалы. Шпораларны хирургия ысулы ярдәмендә алдыру да әллә ни нәтиҗәле түгел, чөнки берникадәр вакыттан соң ул яңадан барлыкка килә һәм авыру тарихы янәдән кабатлана. Үкчәгә шпоралар үсү артык гәүдә авырлыгы, умыртка баганасы авырулары булган кешеләргә, яссы табанлыларга, шулай ук үкчәләренә күп көч-басым китерә торган спортчыларга яный. Бу авырудан, нигездә, 40 яшьтән узган хатын-кызлар азаплана.

 Кулланыр алдыннан табиб белән киӊәшләшегез.


 Интернет битләреннән.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр шпора