Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб балаларга да җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә кирәклеге хакында сөйләде

Россиядә балалар арасында коронавирус йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда шактый арткан.

Балалар өлкәннәр күп булган җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә тиеш, чөнки бу очракта аларның инфекция йоктыру куркынычы зур. РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы, «Инвитро-Сибирь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш табибы Андрей Поздняковка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә балалар арасында коронавирус йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда шактый артуы хакында белдергән иде. Аның сүзләренчә, әлеге очракларның яртысына якыны клиник симптомнар белән уза.

«Балаларга битлек режимын үтәргә кирәкме? Өлкәннәр күп булган җәмәгать урыннарында һичшиксез үтәргә кирәк, ә балалар коллективларында мәҗбүри түгел. Ни өчен шулаймы? Олы кешенең балага инфекция йоктыру ихтималы авыру баланың сәламәт сабыйга чир йоктыру ихтималына караганда күп тапкыр зуррак», — диде Поздняков.

Ул билгеләп үткәнчә, балаларда вирус өлкәннәргә караганда азрак бүленеп чыга, әмма шулай булса да баладан инфекция йоктыру куркынычы бар. «Җәмәгать урыннарында өлкәннәр күпчелекне тәшкил итә, шунлыктан балага битлек кидертүең хәерле», — дип искәртте белгеч.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маска режимы ковид кагыйдәләре