Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб киңәшләре

Урамда көз. Салкын көннәр үзенекен итә, кешенең иммун системасы какшый.

✔ Дөрес туклану. Бу киңәшне хәзер еш бирәләр, дөрес туклану чынлап та күп нәрсәгә тәэсир итә. Көз көне күбрәк аксым кулланырга кирәк. Пешкән ит күбрәк ашагыз. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимешләрне дә онытырга ярамый.

✔ Көн режимы. Кеше туйганчы йокласа, эш белән ялны аралаштырса иммунитеты гына түгел, нерв системасы да ныгыячак.

✔ Саф һавада булу. Көн саен һава торышының нинди булуына карамастан, кимендә ярты сәгать саф һавада булырга тырышыгыз. Яңгырда акыллы кеше этен дә чыгармый дисәләр дә, саф һава файдалы, туңмас, юешләнмәс өчен җылы киенеп чыгарга гына кирәк.

✔ С витаминын куллану. Бу могҗизалы витамин иммун системасын ныгыту өчен иң файдалысы булып санала. Ул алмада, яшел тәмләткечләрдә, цитруслы җиләк-җимештә бар. С витамины ылыстан ясалган эчемлекләрдә бик күп.

✔ Фитотерапия. Иммунитетны ныгыту өчен халык медицинасы да ярдәм итә. Миләш, эхинацея, гөлҗимеш төнәтмәләре файдалы. Әлеге җимешләрне 1:10 исәбеннән су белән кушасың да, 15 минут кайнатасың, аннары 40 минутка төнәтергә калдырасың. Төнәтмәне көн саен бер стакан эчәргә киңәш ителә.

✔ Начар гадәтләрдән арыну. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, баллы ашарга ярату – болар барысы да иммунитетны какшата.

Альбина Шаһидуллина,
Терапевт, кардиолог.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр