Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб коронавирустан прививканы ел саен август аенда ясатырга киңәш итте

Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь, ди табиб.

Киләчәктә коронавирустан вакцинация ясау өчен август иң кулай вакыт булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь», — диде белгеч.

Табиб сүзләренчә, кискен респиратор вируслы авырулар сезоны башланыр алдыннан прививка ясарга кирәк. Шул ук вакытта эсседә вакцина ясау киңәш ителми. Шуңа бәйле рәвештә, прививканы эссе көннәр узгач, август аенда ясарга киңәш ителә», — дип йомгаклады Тимаков.

 Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина