Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб коронавирустан соң өзлегүләр булдырмау ысулы турында сөйләде

Организмга тернәкләнү өчен ким дигәндә ике атна кирәк.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Коронавируска тест тискәре булу — тулысынча сәламәтләнү күрсәткече түгел. Авыру нәтиҗәләре пациентның хәле яхшыргач та сизелергә мөмкин.

Белгеч сүзләренчә, Covid-19 — мультисистемалы авыру. Вирус барлык органнарга да зыян салырга сәләтле, төп басым үпкәләргә туры килә.

Хәзерге вакытка тикшеренүчеләр ачыклаганча, ковид белән авыру шикәр чирен азындырырга яки аның декомпенсациясенә сәбәп булырга мөмкин. Бу турыда Ставрополь крае Сәламәтлекне саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш белгече Лариса Ткаченкога сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Авырудан соң өзлегүләрне булдырмас өчен үзеңне карарга һәм гадәти режимга акрынлап кайту мөһим. Әгәр йөрәк яки һава җитмәү проблемасы барлыкка килсә, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моннан тыш, коронавирус белән авыручыларда үпкә фиброзы сакланырга мөмкин, шуңа күрә сәламәтләнгәч 1-1,5 айдан КТ ясатырга һәм тернәкләнү курсы узарга кирәк. Мочевина һәм креатинин күләме турында да онытырга ярамый, аларның артык булуы бөерләр эшчәнлегендә проблема турында кисәтә.

«Коронавирус белән авырган кайбер кешеләрдә ашказаны асты бизе белән проблема булырга мөмкин», — диде Ткаченко. Ул инфекция яки гипоксия аркасында нерв системасы ялкынсынуы, хәтер һәм игътибар проблемалары турында да әйтте.

Вирус нәтиҗәләрен булдырмас өчен, терелгәч җитди физик йөкләнештән, мунча керүдән һәм алкогольдән тыелырга кирәк. Организмга тернәкләнү өчен ким дигәндә ике атна кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус реабилитация тернәкләнү