Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб-онколог Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде

Яман шешне дәвалауда кыенлык шунда ки, яман шеш күзәнәкләре-организмның үз күзәнәкләре.

Республика клиник онкология диспансерының (РКОД) маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов Андрей Кузьминга интервьюда Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде.

"Сөт бизенең яман шешен дәвалауның киләчәге мөгаен хирургиядә түгел, ә препаратлар белән дәвалаудадыр. Әгәр тенденцияне күзәтеп карасак, элек төп дәвалау ысулы химиотерапия булган: тупас итеп әйткәндә, бу бөтен тиз бүленүче күзәнәкләрне үтергән дару. Пациентларның чәчләре коела, лейкоцитлар кими, чөнки алар шеш күзәнәкләре кебек тиз бүленә торган күзәнәкләргә карый», — дип белдерде медик.

Шеш күзәнәкләренең билгеле бер рецепторлары бар икәне ачыкланды, һәм хәзер бу рецепторларга юнәлдерелгән дарулар - таргет препаратлары уйлап табыла. Геннар дәрәҗәсендә эшли торган дарулар саны артканнан арта бара.

«Соңгы казаныш —  шеш күзәнәкләре белән көрәшү өчен организмның үз күзәнәкләрен активлаштыра торган иммун терапиясе. Яман шешне дәвалауның төп проблемасы шунда ки, яман шеш күзәнәкләре-организмның үз күзәнәкләре", - дип билгеләп үтте Гыймранов.

Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында урнаштырылган. Видеоверсияне «Татар-информ» МА YouTube каналында карарга була.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион варианты «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар Интервью без галстуков онкология