Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб Россиядә коронавирусның Британия штаммы таралу куркынычы хакында кисәтте

Белгеч фикеренчә, илдә Covid-19 коронавирусының яңа төре барлыкка килүе котылгысыз.

Бу хакта ТАСС агентлыгы «Лидер медицина» медицина үзәгенең баш табибы – табиб-педиатр, йогышлы авырулар табибы һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

«Британия штаммы безгә барыбер киләчәк, ул Россиядә яз урталарында таралыр, мөгаен», - дип искәртте белгеч.

Шул ук вакытта, табиб коронавируска бәйле чикләүләрне йомшарту нәтиҗәсендә «бездә инфекция йоктыручылар саны янә артачак, ә моңа юл куясы килми» дип кисәтте.

«Яңа штаммның сәламәтлек саклау системасына артык йөкләнеш китермичә, акрын гына таралуына әзер булып торырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Тимаков

«Татар-информ» агентлыгы Бөекбританиядә Covid-19 коронавирусының тагын ике штаммы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус Британия штаммы