Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб россиялеләр арасында «КовиВак» вакцинасы популяр булуының сәбәбен аңлатты

«Препаратның өстенлекле һәм кимчелекле якларына килгәндә, бүген аның турында төгәл генә әйтүе кыен, чөнки әлегә вакцина клиник сынаулар үтә», — ди белгеч.

Россиядә яшәүчеләрнең кайберләре арасында «КовиВак» вакцинасы популяр. Алар фикеренчә, имеш тулысынча вакцинация узу өчен аны бер тапкыр кадау җитә. Бу турыда «Прайм» агентлыгы «Медицина» АҖ (академик Ройтберг клиникасы) 2 нче диагностика бүлеге баш табибы Максим Терскийга сылтама белән хәбәр итте.

Икенчедән, әлеге вакцина хәзерге вакытта җитәрлек күләмдә җитештерелмәгән, шуңа күрә аны эзләп табарга кирәк, дип аңлата табиб.

«Препаратның өстенлекле һәм кимчелекле якларына килгәндә, бүген аның турында төгәл генә әйтүе кыен, чөнки әлегә вакцина клиник сынаулар үтә», — ди Максим Терский.

Терский вакцинация узарга киңәш итә. Чөнки вакцинация шәхси һәм коллектив иммунитет булдыруның иң яхшы ысулы булып тора, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина