Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар ак халатларын салды

22 хезмәткәр  лаеклы ялга чыкты....

Бары тик бер көн, җомга көнне, анысы да төштән соң районның медицина хезмәткәрләре ак халатларын салып, «Сабантуй» ял паркына бәйрәм итәргә җыелды.

Шәфкать ияләрен котларга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде, бүләк тапшырганда әйткән җылы сүзләре, һәркемгә ягымлы карашы районның сәламәтлек өлкәсенә карата булган дәрәҗәгә тиң иде.Үзе дә «Сезнең хезмәт килограммнар белән үлчәнми, сез көн дә кирәкле һөнәр ияләре», дип белдерде һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен табиб-патологоанатом Линар Гыйматдиновка, икътисадый мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Ләйсән Сәмигуллинага, ашыгыч ярдәм фельдшеры Лилия Сираҗиевага районыбызның зур бүләген – Балтач муниципаль районы башлыгының Мактау таныклыгын тапшырды. Чепья табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Гөлназ Бикбова район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды. Күренекле табибларыбыз – бик күп райондашларыбызда яшәүгә өмет уяткан, янәдән тормышка алып кайткан психиатр Камил Низамиев, озак еллар үз эшенең остасы булуы белән әниләр һәм балалар күңеленә үтеп кергән педиатрия бүлеге шәфкать туташы Римма Сабирова, ягымлы карашы, шифалы куллары аша сырхауларның хәлен җиңеләйтүче теш дәвалау поликлиникасы шәфкать туташы Зәлия Зиннәтуллина Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау таныклыгына лаек булдылар. Берничә вазифаны берьюлы башкаручы – анестезиолог, реанимация палатасы һәм интенсив терапия реаниматологы Владислав Трофимов, рентгенлаборант Айсылу Габбасова, Иске Көшкәт авылы фельдшеры Любовь Уськеева, техник хезмәткәр Нурия Хафизовага  министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Югарыда әйтелгән бүләкләрне район башлыгы кулыннан алу икеләтә бәхет иде, чөнки Рамил Рашитович аларның һәрберсен югары бәяләде, “сезнең кебек фидакарьләр белән фотога төшү дә бик урынлы“, диде. Үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев сәламәтлек өлкәсендә соңгы елларда кичергән уңай үзгәрешләргә тукталды. Ә инде бәйрәмгә аеруча да үзгә бер ямь өстәгән, “Ак чәчәкләр” республикакүләм конкурсында җиңгән Субаш авылы фельдшеры Раушания Әхмәтшинаны кат-кат бүләкләүгә дәшкәч, әйткән җылы сүзләре шул бер тармакта эшләүчеләрнең күңелен кузгатмый калмагандыр: ”Фельдшерыбыз җиңү яулагач, Казаннан махсус телевидение килеп, Раушаниябез турында махсус тапшыру әзерләде. Кайда гына булмыйк, өендәме, эш урынындамы, бар җирдә дә тәртип, төзеклек, пөхтәлек, бер сүз белән әйткәндә, – чәчәкләргә, бигрәк тә ак чәчкәләргә күмелгән дөнья. Казанда узган мәртәбәле чарадан да бик  горурланып кайттым, бу безнең уртак хезмәт һәм без моның белән һәммәбез дә чиксез горурланырга тиеш”, дип, Раушания ханымның хезмәтенә олы бәя, җиңүенә зур рәхмәтләр белдерде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә бүләкләүләр хәйран күп булды, 22 хезмәткәрнең  лаеклы ялга чыгуын, элеккеге традицияне яңартып, яшь белгечләрне эшкә кабул итүне дә игълан иттеләр. Бәйрәм табигать кочагында спорт уеннары белән дәвам итте. Әле кайчан гына район бәйгесендә гөрләтеп концерт куйган, спартакиаларда актив катнашучы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен дә әнә шулай, елдагыча, матур уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм