Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар ана карыныннан баланы алып, аңа операция ясаганнар һәм яңадан ана карынына урнаштырганнар

"Безгә ике вариант тәкъдим иттеләр - я йөклелекне өзү, я баланы карыннан чыгарып, аңа операция ясау. Без операциягә ризалаштык", - ди Симпсон

Бөекбританиядә табиблар ана карыныннан баланы алып, аңа операция ясаганнар һәм баланы кире карынга урнаштырганнар. Бу хакта Лента.ру яза.

Бөекбританиядә яшәүче Бетан Симпсонның баласы быел апрель аенда туарга тиеш. Карындагы баласына биш ай вакытта УЗИ үткәндә туачак балада патология булуы ачыклана. Хатын-кызны җентекле тикшерүгә җибәрәләр һәм табиблар баланың умыртка сөяге тарала дигән диагноз куя. Бу авыру яралгының арка мие ана карынында тиешенчә үсүенә комачаулый икән.

"Безгә ике вариант тәкъдим иттеләр - я йөклелекне өзү, я баланы карыннан чыгарып, аңа операция ясау. Без операциягә ризалаштык", - ди Симпсон. Ананы һәм баланы тестлар һәм анализлар ярдәмендә ныклап тикшергәннәр һәм бу уникаль операцияне ясарга булганнар.

Табиблар пациенткага йөклелекнең алтынчы аенда операция ясаган. Симпсон - Бөекбританиядә мондый операцияне кичергән дүртенче хатын-кыз икән. Хирурглар баланы аның карыныннан чыгарганнар, арка миенә операция ясаганнар һәм баланы карынга кире карынга урнаштырганнар.

Операция уңышлы үткән. Симпсон аналарны курыкмаска өнди.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция