Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар гаебе аркасында бала гомере өзелгән

Новосибирск шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек Алисаның табиблар гаебе белән чәчәктәй гомере өзелгән.

- Иртән кызым башы авыртуга зарланды, - дип сөйли аның әнисе Яна. -Температурасын үлчәдем. 38 градус иде. Табиб чакырдым. Ул ОРЗ дип диагноз куйды. Антибиотик язмады. Икенче көнне кичен температура 39га җитте. "Ашыгыч ярдәм" чакырттым. Табиб баланы карады да, дәваханәгә алып китәргә сәбәп юк, диде. Иртән поликлиникадан табиб чакырттым. Ул баланың хәле тотрыклы, димәк, антибиотик эчеру кирәкми, диде. Төнлә баланың хәле бик начарланды. Температурасы 42гә күтәрелде.

"Ашыгыч ярдәм" чакырттым. Дәваханәдә баланы шунда ук реанимациягә салмыйча, ярты сәгать коридорда яткырдылар. Бу вакытта табиб кәгазь тутыру белән шөгыльләнде. Баланың бөтен тәне тартыша башлады. Ул комага китте. Шуннан соң гына аны реанимациягә салдылар. Ике атна комада яткач, ул үлде, - дип елый кызчыкның әнисе. - Аның баш миенә менингоэнцефалит үтеп кергән булган. Табиблар, вакытны сузмый, башта ук дөрес диагноз куеп, дәвалый башласа, коридорда яткырмаса, балам, бәлки, исән булыр иде.

Күрәләтә бала үлеменә юл куйган табибларга карата тикшерү башланган, дип яза Кызыл таң.

 


Фото: Социаль челтәрләрдән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән