Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар каләм чарларга чакыра

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төрле гаммәви мәгълүмат чаралары арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларының тормышка ашырылуын яктырту темасына республика конкурсы игълан итә.

Бәйгедә федераль, республика һәм муниципаль мәгълүмат чараларының барлык төрләре катнаша ала.

Каләм егәрлеген сынау өчен Татарстанда «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларның чынга ашуын яктырткан хезмәтләр (мәкаләләр, очерклар, теле-радиорепортажлар, теле-радиотапшырулар сериясе) кабул ителә.

Конкурска тәкъдим ителгән авторлык эшләре 2019 елның 1 августыннан 1 декабренә кадәр матбугатта басылган, интернет-электрон гаммәви мәгълүмат чараларында күренгән, теле, радиоэфирда күрсәтелгән һәм яңгыраган булырга тиеш.

Бәйге хезмәтләре 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  • «Иң уңышлы телевизион/радио-сюжет»;
  • «Иң уңышлы газета мәкаләсе»;
  • «Иң уңышлы интернет-электрон гаммәви мәгълүмат чараларында басылган язма»;
  • «Иң уңышлы мәгълүмат кампанияс».

Җиңүчеләр 2019 елның декабрендә йомгаклау матбугат конференциясендә игълан ителәчәк һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Башлыйбызмы?


                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге