Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар сәламәтлек сагында (фото)

Район үзәк хастаханәсенең эше белән һәрдаим танышып торырга туры килә миңа. Биредә яңалыклар да, сөенечле хәбәрләр дә һәм шул ук вакытта проблемалар да бетеп тормый. Соңгысына килгәндә, эшләмәгән кешедә генә гаеп булмый диясем килә.

Алны-ялны, төнге йокыны белми эшләгән табибларыбыз һәм шәфкать туташларыбызның эшләре бер дә җиңелләрдә түгел. Ел саен кереп торган яңа таләпләр, ачыкланып торучы яңа төр авыруларга алар һәрчак әзер булып, шуларга яраклашырга тиеш. Эшләренә карата нинди генә бәя бирсәк тә, авырып киткәч барыбер шулар янына барабыз һәм дәва табабыз.

Әлеге язмамда сүземне «Ашыгыч ярдәм» бүлегеннән башлыйсым килә. Районыбызда 10 мең кешегә 1 ашыгыч ярдәм машинасы каралган, бу район күләмендә генә уйлап табылган әйбер түгел, министрлыктан кабул ителгән карар. Шушыннан чыгып бүгенге көндә районыбызда 4 машина бар, соңгысын әле ноябрьдә генә алганнар. График нигезендә 8 фельдшер, 5 кабул итә торган шәфкать туташы һәм 6 шофер чиратлап эшлиләр. Узган ел алар тарафыннан барлыгы 9911 чакыру (вызов) башкарылган һәм шуларда 10113 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук 1253 очрагында алар авылларга барып ярдәм күрсәткән. Әлеге урында шуны да ассызыклап үтәсем килә, авылларда яшәүчеләр авырып киткән очракта авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез һәм «Ашыгыч ярдәм» чакыртуны кирәк дип тапкан очракта, фельдшер аны үзе эшли. Дөрес, әлеге бүлекнең үзенә килеп тә ярдәм алучылар бар, андыйлар 5899 кеше. Соңгы елларда эштән соң чират көтмәс өчен генә килүчеләр күбәеп киткән, бу очракта сүз кисәк авырып китүчеләр турында түгел... Мондый очракларда һәрберебез табибларның да кеше икәнен һәм аларның да гаиләләре барлыгын онытмасак иде. «Ашыгыч ярдәм» бүлеге хезмәткәрләре чакырулар буенча гына йөреп калмый, авыр хәлдәге авыруларны төрле сәламәтлек учреждениеләренә дә күчерә, бик авыр очракларда РКБ табибларын үзебезнең хастаханәгә алып кайта. Шулай ук авыр очракларда Казан белән турыдан-туры видеочат аша аралашу мөмкинлеге дә тудырылган, бу да табибларның эшен күпмедер җиңеләйткән.

Соңгы елларда диспансеризация үтүне дә халык аңлап кабул итә башлады. Баштарак нәрсәгә кирәк соң ул диючеләр, бушка үткәрелүче әлеге тикшеренүләрне хәзер үзләре үк көтеп ала. Чөнки алар ярдәмендә организмда булган авыруларны ачыклау һәм вакытында дәвалау гомерне саклап калырга ярдәм итә. Узган ел 5490 райондашыбыз диспансеризация үтеп, шулар арасыннан 12 онкологик авыру ачыкланган. Ә узган ел барлыгы 117 кешегә үзендә начар авыру барлыгын ишетергә туры килгән һәм ни кызганыч, шушы диагноз белән 48 кеше бакыйлыкка күчкән.

- Районыбызда барлыгы 45 кешенең берсендә онкология авруы теркәлгән, бу барлыгы 751 кеше дигән сүз. Шуның 60%ында I, II стадия, 40%ында III, IV стадия. Иң кызганычы - райондашларыбызның соңга калып мөрәҗәгать итүләре, ахырга кадәр сузып йөрүләре, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев. - Начар авыру өрлектәй ир-егетләребезне дә, чәчәктәй гүзәл затларыбызны да алып китә. Шуңа күрә организмда ниндидер үзгәреш, авыртулар сизә башлауга табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүгенге көндә замана таләпләренә туры килеп эшләргә тырышучы, һәрбер яңалыкны үзләштереп, райондашларга уңай мөмкинлекләр булдырырга ашкынып торучы район үзәк хастаханәсенең калган эшләре белән киләчәк сәхифәләребездә таныштыруны дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250