Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар СОVID-19 белән авырган пациентның терелүен фантастика дип атый

Чаллыда яшәүче 56 яшьлек иргә уникаль операция үткәргәннәр.

Әлеге хәл узган елның июнендә булган, ләкин авыру һаман да табиблар күзәтүе астында кала бирә.

Узган елның 28 июнендә 56 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм бригадасы БСМП реанимациясе бүлегендәге "кызыл зонага" урнаштыра. Авыруның хәле бик начар була, аңарда СОVID-19 һәм ике яклы үпкә ялкынсынуы табыла - үпкәләренә 85% тан артык зыян килгән. Пациент мөстәкыйль рәвештә сулый алмаган, шуңа күрә ул шунда ук үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә күчерелгән.

Консилиум карары буенча авыруга кирәкле дәвалау билгеләнгән, шул исәптән коронавирустан авырып терелгән донордан антитәнчекле плазма каны салынган. Көн саен хәле авырлашкан хастага клиника табиблары интенсив терапия уздырганнар.

Әмма барлык тырышлыкларына карамастан, пациентның йөрәк клапанының алгы көпшәсе "таркалган". Йөрәк көч-хәл белән генә эшләгән. Моннан тыш, хаста инсульт кичергән. Пациент белән эшләүгә неврологлар, реабилитологлар, кардиохирурглар җәлеп ителгән. Авыруның гомерен саклап калу өчен көрәшүнең икенче атнасында ир-атның хәле яхшыру билгеләре күзәтелә башлаган.

Табиблар даими рәвештә аның белән ЛФК һәм сулыш гимнастикасы күнегүләрен үткәргән. 13 июльдә ир-ат реанимация бүлегенең кызыл зонасыннан дәвалануны дәвам итү өчен нейрохирургия бүлегенә күчерелгән. Табибларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, 15 тәүлек дәвамында реанимация бүлегендә һәм 21 көн - нейрохирургиядә дәваланудан соң, пациент алга таба сихәт алу өчен йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенә күчерелгән. 11 августта аның йөрәгенә катлаулы операция ясалган.

Йөрәк-кан тамырлары хирурглары командасы кыска вакыт эчендә уникаль, катлаулы операция үткәргән, пациентның гомерен саклап кала алган.

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар ковид-19