Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар тәрәзәдән егылып төшкән 5 баланың гомере өчен көрәшә

Җәй җитү белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта. Соңгы атнада гына да республикада шундый биш очрак теркәлгән.

Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген тәрәзәдән егылып төшкән 5 сабыйның гомере өчен көрәшәләр. Күпчелеге биш яшьтән кечерәк балалар, мизгел эчендә караучысыз калулары аркасында бәлага тарыганнар.

Шундый хәлләрнең берсе 18 майда Саба районында булган - өч яшьлек малай 4нче каттан егылып төшкән. Аның эчке органнарына зыян килгән, бавыры өзелгән. Хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән бала тиз арада реанимация бүлегенә салына. Дәвалау барышында аның хәле тотрыклыланды, ул гадәти палатага күчерелде, диелә.

24 майда исә тәрәзәдәге москит челтәргә таяну ике яше дә тулмаган баланың егылып төшүенә китергән. Асфальтка егылып төшкән Казан сабые, бәхеткә, исән калган.

Бүген Яшел Үзән районы хастаханәсеннән дә бирегә 5 яшьлек кызны китергәннәр. Ул 25 майда тәрәзәдән егылып төшкән - күп санлы имгәнүләр алган.

Тагын бер очрак җентекле тикшерүне таләп итә: Чаллыда 9нчы каттан 16 яшьлек кыз егылып төшкән. Хәзер ул травматик шок халәтендә, диелә. Аңа озын-озак тернәкләнү курслары узарга туры киләчәк.

Бу ялларда Алабугада 4 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән.

Баланың әнисе ишегалдында булган. Бишенче каттагы фатирда калган бала ачык тәрәзә аша әнисен чакырырга теләгән - тәрәзә төбенә менгән һәм егылып төшкән. "Баланың хәле бик авыр, - дип бәя биргән табиблар. - Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды". Баланың эчке органнарына зыян килгән - бавыры өзгәләнгән, башы бик нык имгәнгән. Кыз имин гаиләдә яшәгән, диелә. Һәрхәлдә, гаилә исәптә тормаган. Шулай да, кайбер шаһитлар, әни кешенең фаҗига вакытында аек булмаганга охшаганлыгын әйткән.

Сүз уңаеннан: 2015 елда Республика балалар клиник хастаханәсендә биеклектән егылып төшкән 14 бала дәваланып чыккан.

Сабыйларны күз уңыннан ычкындырмасак иде! Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын дигән бит.

Чыганак: intertat.ru
Фото: vest-news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250