Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡☣️Табиблар янә 38 кешедә яңа таҗлы вирус тапканнар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган, 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Бүгенгә авыручыларның яшенә килсәк, аерма зур түгел, һаман да урта яшьләрдәгеләр арасында авыручылар күбрәк. 38 очракның 15е 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләргә туры килә. Яшьләрне дә аямый вирус - 18дән 30 яшькә кадәр җиде кше һәм 18 яше дә тулмаган бер балада  COVID-19 расланган.

Саннарга күз салсак, Казанда хәлләр киеренке кала бирә, анда - 22 очрак, Яшел Үзәндә - 5, Яр Чаллыда - 3, Буа районында, Биектауда - 2, Зәй, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Питрәчтә берәр очрак ачыкланган. Шөкер, бүгенгә Балтачта йоктыручылар юк.

6 июльгә Татарстанда барлыгы 4787 COVID-19 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 3601 кеше, шул исәптән 12се узган тәүлектә терелгән. 1168 кеше дәвалану узарга мәҗбүр, дип хәбәр итә республика коронавируска каршы көрәш штабы.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус