Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табибларга эш бетмәсен?! Сайт укучыбыз ни турыда әйтә ул?..

Остеохондроз белән район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә дәваланып чыгарга туры килде. Үзебезнең участок бүлеге терапевты Гөлнара Мансуровна белән Наҗиягә мөрәҗәгать иттем.

Бик дикъкать белән карап, беренче ярдәмне күрсәтеп, невропатологка җибәрде.Ул бүлмәгә керүгә җәннәт ишеге ачылгандай тоела. Шәфкать туташы игътибарлы, ашыкмый тыңлый. Лилия Рифатовна белән Камил Вәкилевич бик изге күңелле кешеләр, белемле, тәҗрибәле невропатологлар, сәгать белән дә исәпләшмичә, җанын-тәнен биреп эшлиләр. Лилия Рифатовна тиешле дәва бирде, бик белеп кенә блокадалар ясады. Шифалы кулыгызга, киң күңелегезгә, саф йөрәгегезгә мең рәхмәт сезгә!

Терапия бүлегенең шәфкать туташлары да һәрберсе бик тырыш, итагатьле.Үз эшләрен практикант кызларга да өйрәтәләр. Аларының өйрәнергә теләкләре зур, йөгереп кенә йөриләр. Ризыклар да бик тәмле. Зур рәхмәт аларга. Еллар тыныч булсын, хастаханәләр ябылмасын, табибларга эш бетмәсен, барыбыз да сәламәт булып яшик. Ут бүләсендә эшләүче Халидә, Илзирә белән Розалия дә ягымлы сүзләре белән каршы алалар, шифалы дәваларын биреп, озатып калалар. Кардиолог Гөлназ Альфредовнага да аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә.Авылыбыз фельдшеры Раиләгә, күршем Миләүшәгә дә рәхмәт. Һәрберсенең эшләгән яхшылыклары үзләренә изгелек булып кайтсын. Һәр кешене тигез күреп, ипләп кенә карап, дөрес дәва алып чыктык. Эшләрегез уң булсын, гаилә бәхете, сәламәтлек насыйп булсын! Аллаһыбыз ярдәменнән ташламасын!

Знче бүлмәдә ятучылар: Алсу, Галя, Фахирә апа, Лилия һәм Рамиләләр исеменнән пенсионер Зөлфия Хәкимова. Сосна авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә