Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табибларга рәхмәт

Кич егылып аягым сынгач, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иттем.

Минем яныма бу бүлектән Гүзәл Закирова килде, ул мине хастаханәгә алып китте. Анда бер яшь кыз (исемен белмим) мине коляска белән рентгенга илтте. Аннан соң аягыма гипс салдылар һәм шул кыз мине такси белән өемә озатты. Бу бүлектә эшләүче табибларга, шәфкать туташларына, шулай ук аңлап ярдәм иткән Рәис Вәлиевка, мине карый торган социаль яклау бүлеге кызлары Гөлшат белән Гүзәлгә, бүлек мөдире Әнисәгә зур рәхмәт. Туганым Резеда да бик булышып ярдәм итте, күршеләргә дә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250