Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табибның психикасы күтәрә алмаган...

Хезмәттәшләре, озак сөйләшүләрдән соң, эштә «янган» кызны табибка мөрәҗәгать итәргә күндерә.

Башкортстанның үзәк район дәваханәләренең берсенең базасындагы ковид-госпитальдә эшләүче медик психиатрия дәваханәсенә эләккән.

27 яшьлек табиб-терапевт турында республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, кыз медицина учреждениесенә эшкә бер ел элек укуын тәмамлаганнан соң урнашкан.

– Агымдагы елның апрелендә госпитальнең «мәкерле» кабул итү бүлегендә үз-үзен аямыйча эшли башлаган, - диләр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. - Бурыч хисе, кешеләргә һәм хезмәттәшләренә ярдәм итү теләге кызны ялсыз эшләргә мәҗбүр иткәндер...

Ике ай эшләгәннән соң коронавирус пандемиясе шартларында табибә начар йоклый башлый, аның баш авыртулары барлыкка килә. Болар барысы да кызның кәефенә йогынты ясый: ул елый, ярсый, кисәтүләргә кискен җавап бирә. Моннан тыш, ул нормаль тукланудан туктый, бу гәүдә авырлыгының кискен кимүенә китерә.

Хезмәттәшләре, озак сөйләшүләрдән соң, эштә «янган» кызны табибка мөрәҗәгать итәргә күндерә. Аны Республика клиник психиатрия дәваханәсенә озаталар. Бу вакытка ул бик авыр психик халәттә булган.

Акрынлап медикның йокысы һәм аппетиты яхшыра, ә аннары ул эчке киеренкелектән котыла, кәефе яхшыра. Күптән түгел пациентны дәваханәдән чыгарганнар. Хәзер ул табиб-терапевт булып эшкә кайту өчен тернәкләндерү курсы уза, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид-19 кызыл зона