Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын 30 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 30 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 28е – элемтә юлы белән йоктырылган.

14 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, 16 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә ТР коронавируска каршы көрәш штабы.

Авыртучылар санына килгәндә Казанда – 11 кеше, Яр Чаллыда – 8, Бөгелмәдә – 7, Лениногорск, Минзәлә, Спас һәм Тукай районнарында  берәр кеше ковид йоктыруы ачыкланган.

7 июньгә Татарстанда барлыгы 21 696 COVID-19 очрагы теркәлгән, шулардан 18 685 кеше сәламәтләнгән.

Барлыгы 395 155 кеше вакциналаштырылган, шуларның 280 334е икенче прививканы да ясаткан.

Исегезгә төшерәбез, вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
3. Бердәм 122 номерына шалтыратып.
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп.
5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, авырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19