Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын 50 кешедә коронавирус тапканнар

Татарстанда тәүлек эчендә 50 Covid-19 белән зарарлану очрагы ачыкланган. Шул ук тәүлек эчендә 105 кеше дәваланган.

Тәүлек эчендә 50 кешенең яңа таҗлы вирус йоктыру очрагы теркәлгән, әйтергә кирәк бу кечкенә күрсәткеч түгел, саклык чараларын тиешенчә күрергә кирәк. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35 кеше өйдә дәвалана.

Авыру яшен-картын аямый, олысы да кечесе дә авырый, узган тәүлектә дә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 16 ватандашыбыз әлеге чирне йоктырган. 50дән 60ка кдәр - 13, 60-70 яшьлекләр арасында 11 кеше, 70-80 яшьлек - 6 һәм 18дән 30 яшькә кадәр 4 кешедә коронавиус ачыкланган.

Авыручылар саны буенча табигый ки Казан каласы иң алда - 32, Түбән Кама районында - 4, Яшел Үзәндә - 3, Яр Чаллы һәм Нурлатта икешәр, Әтнә, Буа, Биектау, Алабуга, Питрәч, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус