Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын бер райондашыбыз Covid-19 йоктырган

Узган тәүлектә Балтачта коронавирус йоктыруның яңа бер очрагы теркәлгән.

Татарстанда 86 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 84е – элемтә юлы белән. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйләрендә дәвалана.

Статитстика мәгълүматлары урта яшьләрдәге кешеләрнең күбрәк чирләвен күрсәтә, узган тәүлектә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 26 кешенең ковид-19 йоктыруы мәгълүм булды. 18 яшькә кадәр 5 балада да яңа таҗлы вирус табылган. 

Иң күп авыртучылар гадәттәгечә Казан шәһәренә туры килә (43 кеше), Яр Чаллыда - 8, Актаныш районында - 6, Нурлат районында - 4, Түбән Кама, Баулы һәм Лаеш районында - өчәр, Алабуга, Питрәч, Мамадышта - икешәр, Аксубай, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан,  Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим һәм Чистайда берәр очрак расланган.

1 нче февральгә Татарстанда  барлыгы 16 132 COVID-19 очрак теркәлгән, 12 623 кеше, шул исәптән 98 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

"Спутник V" вакцинасы белән 12 937 кеше вакциналаштырылган, шуларның 2 599ы икенче дозаны да кадаткан. Республикада 33 242 доза комплектының 38,9%ы  (+19 800) файдаланылган.

Вакцинацияләүгә язылу өчен бердәм номер -122.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19