Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Талпан әле уяу!

Хәзер инде урманда талпаннар беткәндер дип уйласагыз, каты ялгышасыз. Әле дә талпан активлыгын югалтмый.

Гөмбәгә барганда, репеллент алырга онытмагыз. Урманга кергәнче, өс киемегезгә аны сиптерегез. Барлык саклык чараларына карамастан, тәнегезгә канэчкеч бөҗәк кадалган икән, аны алып ташлау белән генә чикләнмәгез. Ул энцефалит яки боррелиоз кебек куркыныч авырулар йоктырырга мөмкин. Талпанны махсус лабораториягә тапшырырга кирәк, ә үзегезгә кичекмәстән табибка күренү зарур. Барлык талпаннар энцефалит яки боррелиоз йөртми, тик вакытында дәваханәгә мөрәҗәгать итмәсәң, гомерлеккә авыру булып калуың, яки бөтенләй якты дөнья белән хушлашуың бар. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген саклыйк, дуслар!

Кызыл таң

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпаннар