Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татар блогерлары инфекция хастаханәсендә карантинда булган пациентларны бүләкләр белән куандырды

Блогерлар Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләгәнсигез татарстанлыга милли ризыклар һәм открыткалар алып килделәр. Коронавирусның җиңел формасы диагнозы куелган өч кешегә исә тизрәк сәламәтләнүләрен теләп язылган открыткалар тапшырдылар.

Татартстанның танылган блогерлары  Илназ Габидуллин, Ринат Галиәхмәтов, Илүзә Галиәхмәтова, Резеда Миңнегулова республика клиник хастаханәсендә булып Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләгәнсигез татарстанлының хәлен белде, тизрәк сәламәтләнүләрен  теләде. Блогерлар хастаханәгә Татарстан флагы һәм милли ризыклар белән килде.

Инстаграмга урнаштырылган сторизларда блогерлар үз якташларын бәладә ташламауларын билгеләп үтә. Моннан тыш, лайнердан кайткан ватандашларыбыз туган республикабызны, ә кунаклар Татарстанның кунакчыллыгын тоячак, дип ассызыклады акциядә катнашучылар.

Билгеләп үтик, бирегә китерелгән барлык россиялеләр лайнер бортыннан аерым изоляцияләнгән бокста медиклар күзәтүе астында тора. Хастаханәдә кирәкле барлык препаратлар да бар. Ә медперсонал шулай ук пациентлар белән бергә карантин бинада яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев