Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан даруханәләрендә даруларга кытлыкның сәбәбен аңлаттылар

Үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнеп, республикадагы күпчелек кеше коронавирус инфекциясенннән дарулар сатып ала.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Татарстан халкының бөтен даруларны рәттән сатып алуы аркасында, аптекаларда даруларга кытлык барлыкка килгән. Бу фикерне журналистлар белән пресс-тур вакытында «Таттехмедфарм» оешмасының даруханәләр склады буенча генераль директоры Илшат Мингазетдинов әйтте.

Бүген республикадагы бөтен даруханәләрдә дә теге яки бу даруны табып булмый, бигрәк тә вируска каршы препаратлар җитми. Татарстандагы күпчелек кеше үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнеп, даруханәләрдәге препаратларны сатып ала һәм аларның үзенә туры килү-килмәве турында уйлап тормый.

«Беренче билгеләр барлыкка килү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик ул гына дәвалау билгеләргә тиеш. Инфекцияләр булганда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү куркыныч, ә коронавирус булганда бу бермә-бер куркыныч», — дип кисәтте Илшат Мингазетдинов.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруның беренче симптомнары сизелә башлауга ук сырхауханәгә барырга яки табибны өйгә чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда өйдә дәваланучыларга коронавируска каршы даруларны китерә башладылар дип хәбәр иткән иде. Исемлеккә 12 препарат керә. Даруларны сатып алу өчен 146 млн сум бүлеп бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар даруханәләр