Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан медицина хезмәткәрләре Пирогов ордены һәм Крымский медале белән бүләкләнде

Бүләкләү турындагы указларны Россия Президенты имзалады.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан медицина учреждениеләренең өч хезмәткәрен коронавируска каршы көрәшкә өлеш керткән өчен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләделәр. Бүләкләү турындагы указларны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Кремль сайтында билгеләп үтелгәнчә, Россия медицина хезмәткәрләрен «Коронавируска каршы көрәшкә зур өлеш керткән, һөнәри бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакярлек һәм профессионализм өчен» бүләкләделәр.

Пирогов ордены белән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Губаева һәм Казанның профессор Агафонов исемендәге Республика клиник инфекция хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Динә Семенова бүләкләнде.

Лука Крымский медале белән Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина хезмәткәрләре көне