Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Автомобильләр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага алынган.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Район хастаханәләренә барлыгы 88 машина — 53 «Лада Гранта» һәм 35 «УАЗ» машинасы җибәреләчәк. Алар барысы да «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты буенча бирелә.

Тантаналы чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов хәзер коронавируска каршы көрәш шартларында эшләргә туры килгән барлык медикларга рәхмәт белдерде.

«2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының моңа ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Сез коронавирус инфекциясенә лаеклы каршы тора алдыгыз. Болар барысы да сез медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтә алганга күрә», — диде Татарстан Президенты.

Барлык автомобильләр федераль бюджеттан бүленгән акчага сатып алынган. Һәр хастаханәгә икешәр машина бирелгән.

Республика Президенты автопаркны тулыландыру табибларга пациентларга вакытында ярдәм итәргә булышачак дип ышана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент машина алу