Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан районнарында бала тудыру йортлары ябыла: оптимальләштерү акланганмы?

Бүгенге көндә төп максат — исән-сау бала таптыру һәм әниләр үлеме санын киметү. Шуңа күрә районнарда үзләре бала таба ала торган хатын-кызларны гына калдыралар.

Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында берничә ел элек бала тудыру бүлекләре ябылган. Исемлеккә елына 150дән дә ким бала туган районнар кергән. Күптән түгел Мамадышта бала табу бүлеге ябылды. Бала тудырырга кая барырга соң, оптимальләтерү үз-үзен аклыймы?

Шулай да реорганизация ясаган бала тудыру бүлекләрендә ашыгыч бала табу очраклары өчен барлык кирәкле җиһазлар да сакланган, белгечләр дә бар. Бала тудыру бүлекләре ябылган районнарда йөкле хатын-кызларны башка бала табу йортына илтү өчен ашыгыч ярдәм машинасы да каралган.

Бүгенге көндә төп максат — исән-сау бала таптыру һәм әниләр үлеме санын киметү. Шуңа күрә районнарда үзләре бала таба ала торган хатын-кызларны гына калдыралар. 1950нче елларда колхоз бала табу йортлары да булган. Ул вакытта бер участокта 800 бала дөньяга килгән, ә монда районга елына 150 бала туу турында сүз бара.

Бүгенге көндә күрше шәһәргә бару проблема түгел. Вакыты җиткәч, барып баласын таба да, аннары иң күбе дигәндә 5 көннән баласын кочаклап өенә кайта», — дип аңлатты баш табиб.

Бала тудыру бүлекләре бала табу очраклары аз булганга ябылды. Әлеге районнарның күбесендә елга 100-150 бала туа иде, ягъни 3 көнгә бер бала тудыру очрагы дигән сүз. Бу үз чиратында кадрларның квалификациясе югалуына, бала тапканда ашыгыч ярдәм күрсәтә алмау һәм акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, неонатологлардан торган тулы составлы бригада белән кизү тора алмауга китерә.

Районнардагы бала тудыру бүлекләрендә бары түбән дәрәҗәдәге риск төркеменә карый торган, катлаулы булмаган физиологик бала табу очраклары гына калдырыла.

Муниципаль үзәкләрдә кирәкле бөтен җиһазлар да бар һәм анда квалификацияле белгечләр эшли, тәүлек буе тулы составлы бригада кизү тора. Әлегә башка районнарда бала тудыру йортлары ябылуы көтелми», — дип җавап бирделәр министрлыкта, дип яза Интертат.

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала тудыру йортлары