Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы: Covid-19 һәм аның авыр нәтиҗәләрен вакцинация генә коткара

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 60 яшьтән узган татарстанлыларның өчтән бер өлеше генә - 237 мең 584 кеше, вакцинаның ике компонентын да ясаткан.

Бу факт республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен борчу тудыра. Өлкәннәр аерым куркыныч төркемендә. Шуңа күрә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларга яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга киңәш итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-гериатры һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов хәбәр иткәнчә, Covid-19дан вакцинация коронавирус инфекциясенең авыр узу куркынычын киметә. Табиблар күзәтүе буенча, хәтта өлкән яшьтәге кешеләр дә прививканы яхшы кичерә.

"Өлкәннәр чиррне авыррак кичерә. Без коронавирус йогышын кичергән 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларның ешрак өзлегүләрен күзәтәбез, нерв системасы зарарлану, тромблар барлыкка килү, канда глюкоза дәрәҗәсе күтәрелү", - дип ассызыклады Рамил Мөхәммәтдинов.

Реанимация пациентларының күбесе - привика ясатмаган өлкән кешеләр, дип өстәде гериатр. Хроник авыруларның булуы вакцинадан баш тартуга сәбәп түгел, прививка ясату рөхсәт ителә. Хәтта онкологик авыруларга да ярый, әмма ремиссия чорында һәм табиб белән консультациядән соң гына вакциналантырга кирәк.

Рамил Мөхәммәдинов билгеләп үткәнчә, прививкадан соң, сирәк очракларда гына беренче-икенче көннәрне хәлсезлек, температураның аз гына күтәрелүе һәм укол урынында җиңелчә авырту барлыкка килергә мөмкин. Вакцина кертелгәннән соң куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәк, чөнки иммунитет берничә атна яки хәтта ай дәвамында эшләнә.

Бүгенге көндә республикада 1 094 215 кешегә вакцина ясалган, шуларның 957 984 се икенче прививканы да алган.

Вакцинациналауга 122 телефоны буенча, дәүләт хезмәтләре порталында, үз сырхауханәнең регистратурасы телефоны буенча язылырга мөмкин. Моннан тыш, вакцинацияләүнең мобиль пунктлары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус