Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 13 яшьлек үсмер пневмониядән үлгән

Хәзер тикшерү бара.

Әлмәттән 13 яшьлек кызның үлеме турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында комментарий бирделәр. Министрлыкта фаҗига факты буенча тикшерү оештырылганын билгеләп үттеләр.

Элегрәк интернетта кызның үлеме турында мәгълүматлар басылган иде. Мәктәп укучысы ике яклы пневмониядән үлгән дип хәбәр ителә.

— Әлбәттә, булган хәл туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән кайгыларын уртаклашабыз. Кызганычка каршы, беренчел мәгълүматлар буенча, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү вакытында булмаган. Һәрбер шундый очрак һәрвакыт экспертларны җәлеп итеп тикшерелә, тикшерү үткәрелә. Бу хәлгә хокукый бәя бирәчәкләр, — дип уртаклашты министрлыкта.
Ике көн дәвамында баланың температурасы 38 градустан төшмәгән. Әнисе аңа парацетамол һәм башка шундый дарулар биргән, тик кызның хәле яхшырмаган. Өченче көнне иртән әнисе аны хастаханәгә алып килгән. Көн уртасында бала үлгән.

Бу очрак буенча җинаять эше ачылган. Кыз үлемендә гаепле кеше 2 елга колониягә озатылырга мөмкин. Бала 19нчы мәктәптә укыган, әнисе күптән түгел пенсиягә чыккан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пневмония