Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 2020 елда илкүләм проект буенча 11 медицина учреждениесе ремонтланды

Дәүләт ярдәме белән ТР хастаханәләрендә табиблар саны 219 кешегә артты.

Узган ел Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча 11 медицина учреждениесендә капиталь ремонт үткәрелгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә, ул Татарстан территориясендә төбәк проект офисы булып тора.

Моннан тыш, республика хакимияте биш яңа Сәламәтлек саклау объекты төзегән. Алар арасында: Казанда профессор А. Ф. Агафонов исемндәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы, Чаллыда һәм Әлмәттә Республика клиник онкология диспансерының ике филиалы, Минзәлә РҮХнең кабул итү-диагностика бүлеге, шулай ук Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәкле хирургия корпусы.

Шулай ук әлеге милли проект буенча медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелде, яшь белгечләргә өстәмә түләүләр һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган «Земский доктор» түләүләре бирелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны актив җәлеп итте һәм медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасын актив гамәлгә ашырды. Узган ел эчендә Татарстанның медицина учреждениеләрендә табиблар саны 219 кешегә артты.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты Россиядә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычлары - эшкә яраклы халыкның үлем санын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметү, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү, яман шешләрдән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проект хастаханәләр ремонтланды