Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 32 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Балтачта тагын бер кешедә коронавирус табылган.

Татарстанда 32 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуның берсе читтән кертелгән, калган 31е элемтә юлы белән йоктырылган. 10 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, 22 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

7 нче апрельгә 10 җирлектә авыручылар булуы ачыкланган, Казанда – 21, Биектау һәм Чүпрәледә – икешәр, Әлмәт, Кама Тамагы, Лениногорск,  Нурлат, Сарман, Саба районнарында һәм Балтачыбызда берәр кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.

Татарстанда барлыгы 19 665 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шул ук чорда, ягъни пандемия башланганнан бирле  16 713 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 49 кеше сәламәтләнгән.

Барлыгы 157 181 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш 4 394), шуларның 97 595е икенче прививканы да кадаткан.

Вакциналауга  5 ысул белән язылырга мөмкин:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша,
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша,
3. бердәм 122 номерына шалтыратып,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19