Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 43 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән

⚡Узган тәүлектә Балтачта 1 кеше ковид-19 йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте, узган тәүлектә Татарстанда 43 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуның өчесе читтән кертелгән, 40ы авырулар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырылган дип хәбәр итте.

12 кеше хәлләре җитди булу сәбәпле хастаханәләргә урнаштырылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана, диелә ведомство хәбәрендә.

Иң күп авыртучылар Казанда, анда 20 кеше ковид йоктырган. Яр Чаллыда - 6, Зәй районында, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Биектауда икешәр,  Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Алабуга, Питрәч, Саба, Чистай, Тукай районнарында һәм Балтачыбызда берәр коронавирус йоктырган авыру ачыкланган.

13 июльгә Татарстанда барлыгы 23 000 COVID-19 очрагы теркәлгән, 20 570 кеше, шул исәптән 115е узган тәүлектә бу чирдән савыккан.

Шулай ук барлыгы 677 978 кеше вакциналанлган (тәүлек эчендә үсеш 13294), шуларның 438 114е икенче прививканы да ясаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19