Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 49 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Балтачта тагын бер кеше коронавирус йоктырган. Исән-сау терелә күрсен берүк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте узган тәүлектә Татарстанда 49 яңа COVID-19 йоктыру очрагы теркәлүен хәбәр итә. Шуларның берсе генә читтән кертелгән, калган 48е элемтә юлы белән йоктырылган диелә хәбәрдә.

Вирус йоктырган 49 кешенең 11е хәлләре авыр булу сәбәпле хастаханәләргә салынган, 38 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыртучыларларның күпчелеге Казанда (30) һәм Яр Чаллыда (10кеше). Тагын 9 муниципаль берәмлектә - Апас, Бөгелмә, Биектау, Зәй,  Лаеш, Мөслим, Питрәч, Ютазы районнарында һәм Балтачыбызда берәр очрак расланган.

9 сентябрьгә Татарстанда барлыгы 25 905 COVID-19 очрагы теркәлгән, 22 631 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 36сы узган тәүлектә.

Шулай ук 1 028 725 кеше вакциналанган, шуларның 879 654е икенче прививканы да ясаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19