Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 92 яшьлек апага коронавирустан прививка ясаганнар

«Спутник V» вакцинасы тискәре нәтиҗә бирмәде, бу аның иминлеге турында сөйли.

Татарстанда олы яшьтәге Зинаида Бодрягинага яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Безнең 21 нче поликлиникада 92 ел пациентка вакцина ясалды", - диде Жаворонков.

Зинаида Никоноровна 1928 елның 29 сентябрендә туа, вакциналауга хатын туганнан туганы белән килә. Алдагы көнне прививканы аның ике оныгы ясаткан булган.

Ул прививка ясату карарын мөстәкыйль кабул итүе турында сөйләде, чөнки үзе медицинада 43 ел эшләгән. Узган ел хатным Казанның баш санитар табибы урынбасары вазифасын башкарган.

Зинаида Никаноровнаның шикәр диабеты, йөрәкнең ишемик авыруы һәм гипертония ише хроник авырулары бар.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, кичәге беренче инъкциядән соң хатын-кыз үзен яхшы хис итә, аның хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли.

"Бу - халык өчен куркынычсыз процедура булуының өстәмә дәлиле", - дип билгеләп үтте спикер.

Исегезгә төшерәбез, «Спутник V» яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кулланырга рөхсәт иттеләр.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19