Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Татарстанда барлыгы 1586 кеше коронавирус йоктырган шуның 340ы терелгән

Коронавирус белән авыручыларның 88 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда узган тәүлек күрсәткечләре буенча 88 кеше яңа таҗлы вирус йоктырган, аларның 9ы читтән кергән 79ы авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә булуы ачыкланган. Авыручыларның 18ен хастаханәләргә урнаштырганнар, 7е0 өйләрендә дәваланалар.

Бүгенгә авыруны йоктыручылар: 30яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр - 37,  50-60 яшьтәгеләр арасында - 17, 18-30 - 12, 60-70 яшьлекләр11 кеше, 18 яшькә кадәргеләр - 7 һәм 70-80 яшьлекләр 4 кеше теркәлгән.

Казанда COVID-19 вируслы - 46, Яр Чаллыда 13, Мамадышта - 6, Арча һәм Яшел Үзәндә дүртәр, Әтнә, Биектау, Алабуга һәм Сабада икешәр,  Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Питрәч һәм Тәтеш районнарында  районнарында берәр пациент исәпләнә.

Татарстанда барлыгы 1586 кеше коронавирус йоктырган шуның 340ы терелгән, 44е соңгы тәүлеккә туры килә. Кызганыч, 5 ватандашыбызның гомере өзелгән. Хастаханәләрдә бүгенге көндә 347 авыру дәвалана, аларның бишесе үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтаралган.

Барлык авыручыларга сихәтләнеп үз аякларында өйләренә кайтуларын теләп калабыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус