Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда барлыгы 3504 COVID-19 очрагы теркәлгән

☣ ️ ⚡ Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 52 очрагы теркәлгән

Татарстан Республикасы короновируска каршы көрәш штабы хәбәр итүенчә  соңгы тәүлектә Татарстанда 52 кеше яңа таҗлы вирус йоктырган, хастаханәләрдән тәүлек эчендә 215 кеше терелеп чыккан.

52 кешенең 13е хастаханәгә салынган, 39 кеше өйдә дәвалана, аларның хәле җиңелчә дип бәяләнә яки авыруны симптомсыз гына кичерәләр.

Вирус йоктыручылар гадәттә урта яшьтәгеләр арасында күпчелекне тәшкил итә. Бүгенгә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 22, 18дән 30 яшькә кадәр - 11, 50дән 60ка яшькә кадәр - 10, 60тан 70кә кадәр - 7 һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр 2 кешенең covid-19 инфекциясен йоктыруы мәгълүм.

Гадәттә, яшәү урыннары буенча карасак, коронавирус таралу очрагы шәһәрләрдә күбрәк, мәсәлән Казанда – 23, Яр Чаллыда – 15, Яшел Үзән һәм Түбән Камада өчәр, Чүпрәледә – 2, Әтнә, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә һәм Тукай районнарында берәр кешедә яңа таҗлы вирус табылган.

Нәтиҗәдә, 6 июньгә Татарстанда барлыгы 3504 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19