Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда барлыгы 4152 COVID-19 очрагы теркәлгән

Татарстанда бүген COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа 38 очрагы расланган, барысы да аралашу нәтиҗәсе. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 21 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча карасак, авртучылар өлкән буын кешеләре арасында күпчелекне тәшкил итә. Бүген дә 38 очракның 23е өлкәннәргә туры килә. 60 яшьтән 70 яшькә кадәр -10, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр - 7, 50дән 60ка кадәр - 5 һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр бер өлкән кешедә яңа таҗлы вирус табылган. Яшьрәкләр арасында: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 13 һәм 18дән 30га кадәр ике кешедә коронавирус табылган.

Бүгенгә Казанда - 12, Яр Чаллыда - 7, Лаеш районында - 4, Түбән Кама Яшел Үзәндә икешәр, Аксубай, Әлки, Әтнә, Буа, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр COVID-19 очрагы расланган. Шөкер, узган тәүлекиә Балтачта авыручылар теркәлмәгән.

20 июньгә Татарстанда барлыгы 4152 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3027 кеше терлгән, шул исәптән 58 кеше узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән. 1113 кеше дәвалануга мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" коронавирус