Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлек эчендә 59 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17,4 мең очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«26 кеше хастаханәләргә озатылган, 33 кеше өйләрендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (18 кеше) һәм 60-70 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган. Өч пациент 18 яшькә җитмәгән.

Казанда – 23, Чаллыда – сигез, Яшел Үзән районында - биш, Буа районында – дүрт, Түбән Кама районында – өч, Баулы, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында – икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17,4 мең очрагы теркәлгән, 14 меңнән артык кеше, шуларның 103е узган тәүлектә терелгән.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19