Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 2643 очрагы ачыкланган

Авыручыларның иң күбе Казанда һәм Чаллыда теркәлгән.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Бер тәүлектә 2643 яңа очрак ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Авыручыларның 267се хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар — 398 кеше», — диделәр ведомствода.

Авыручылар 45 муниципалитетта да ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 688 кеше. Чаллыда — 356 кеше, Түбән Кама районында — 167, Әлмәт районында — 145, Чистайда — 115, Балтачта — 13.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада 106 067 очрагы рәсми рәвештә расланган, 70 439 кеше сәламәтләнгән, шуларның 758е — узган тәүлектә.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус