Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлектә 3,6 мең кеше коронавирус йоктырган

Тәүлек эчендә 2 792 кеше коронавирустан сәламәтләнде.

Татарстанда бер тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 3 600 очрагы ачыкланган, шул исәптән Балтачта - 1 очрак.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 3 600 очрагы теркәлде. Бөтен чорга — 87 850 очрак, күрсәткечләр үсүгә таба барды», — дип хәбәр итте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ»да матбугат конференциясендә.

Бер тәүлектә коронавируска 16 383 тест үткәрелгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә 2 792 кеше сәламәтләнде, дип билгеләп үтте.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус