Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны буенча янә антирекорд теркәлде

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 60 489 очрагы расланган, 42 581 кеше (шуларның 927се – узган тәүлектә) терелгән.

Татарстанда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд теркәлде – 1725. Шуларның 101е – балалар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«246 кеше хастаханәгә озатылган, 1479 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 1190, Чаллыда – 126, Алексеевск районында 41 очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлыгы 36 муниципалитетында теркәлгән.

Шул рәвешле, 2022 елның 10 февраленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 60 489 очрагы расланган, 42 581 кеше (шуларның 927се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 427 942 кеше (шуларның 3 020се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 896 321 кеше икенче дозаны да алган. 211 909 кеше ревакцинация узган.

Россиядә дә омикрон-штамм таралу аркасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген коронавирусның 200 меңгә якын очрагы ачыкланган. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19