Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә

Сабыйны реанимобильдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда бер яшьлек сабый бик нык өшегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең 2нче балалар хирургия бүлеге табибы Владимир Линьков сөйләде.

«Хәзер Республика балалар клиник хастаханәсенә безнең бригада бик авыр хәлдәге баланы алып килә», - диде табиб.

Өшегән сабыйның дүрт яшьлек апасы Алексеевск үзәк хастаханәсендә, аның бармакларыа зыян килгән. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.

Балаларның имгәнү сәбәбен хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала өшегән