Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 очрагы расланган

Бүген яңа таҗлы вирус йоктыру очрагы яшьләр арасында кискен арткан

31 авыручының 2се читтән кайтучыларга туры клсә, 29ы – элемтә юлы белән зарарланган, дип хәбәр итә республика корронавируска каршы көрәш штабы мәгълүмат хезмәте. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24е өйләрендә дәвалана.

Авыручыларның 10ысы яшьләргә туры килә - узган тәүлектә, мәсәлән 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 10 кеше коронавирус йоктыруы мәгълүм, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 7, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 5, 60тан 70кә кадәр - 4, 18 яшькә кадәр - 3, 70тән 80гә кадәр һәм 80нән 90 га кадәр яшь аралыгында берәр кешедә табибларыбыз әлеге чирне тапканнар.

Казанда авыручылар саны 19 турысында кала бирә, Нурлатта - 2, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Биектауда, Зәйдә, Яшел Үзәндә, Лениногорскида, Минзәләдә, Балык Бистәсендә һәм Тукай районында берәр очрак теркәлгән. Барлыгы 12 торак пунктта вирус табылган, димәк ул безнең арада яши бирә.

Барлыгы 24 июльгә 5372 COVID-19 очрак теркәлгән, 4219 кеше, шул исәптән 26сы узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

Берүк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус