Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 очрагы расланган

Бүгенгә яңа таҗлы вирус йоктыручылар шәһәрләрдә кимегән, районнарда арткан. Барлылы 15 торак пукнтта теркәлгән.

Республика  коронавируска кршы көрәш штабыннан алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 очрагы расланган,  шуларның 2се – читтән кертелгән, 30ы саклык чараларын тиешенчә үтәмәүдән. 9 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.

Инфекция йоктыручылар арасында балигъ булмаган балалар да, 80-90 яшьлек өлкәннәр дә бар.

Казанда бүген авыручылар саны кимегән - 12гә төшкән, Яр Чаллыда да 1гә төшкән, Яңа Чишмә районнында берьюлы 4 булган, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлатта икешәр, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Саба һәм Сарманда берәр очрак расланган.

Барлыгы 26 июльгә Татарстанда 5436 COVID-19 очрак теркәлгән, 4294 кеше, шул исәптән 34 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 яңа таҗлы вирус